16+

KZN - «Федерация» бәйгесендә җиңүче

"Федерация" телевизион бәйгесенең Күзәтчелек Советы һәм оештыру комитетыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка котлау хаты килде. "Федерация" - Россия төбәкләренең казаныш, кызыксынуларын бөтен яклап ил күләмендә таныта торган киң масштаблы телевизион бәйге. Журналистлардан быел эшләр өч юнәлештә кабул ителгән. Эчке туризмны чагылдырган, төрле тармакта үзебездә җитештерелгән товарны, Россия брендын танытуны күз...

"Федерация" телевизион бәйгесенең Күзәтчелек Советы һәм оештыру комитетыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка котлау хаты килде. "Федерация" - Россия төбәкләренең казаныш, кызыксынуларын бөтен яклап ил күләмендә таныта торган киң масштаблы телевизион бәйге. Журналистлардан быел эшләр өч юнәлештә кабул ителгән. Эчке туризмны чагылдырган, төрле тармакта үзебездә җитештерелгән товарны, Россия брендын танытуны күз...


"Федерация" телевизион бәйгесенең Күзәтчелек Советы һәм оештыру комитетыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка котлау хаты килде.
"Федерация" - Россия төбәкләренең казаныш, кызыксынуларын бөтен яклап ил күләмендә таныта торган киң масштаблы телевизион бәйге. Журналистлардан быел эшләр өч юнәлештә кабул ителгән. Эчке туризмны чагылдырган, төрле тармакта үзебездә җитештерелгән товарны, Россия брендын танытуны күз уңында тоткан "Төбәк бренды", төбәкнең этномәдәниятен ачып биргән "Минем ил" һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы уңаеннан оештырылган махсус " Ел вакыйгасы" номинацияләрендә көч сынашкан катнашучылар.

"Конкурска илнең 55 төбәгеннән 200дән артык эш кабул ителде. Алар арасында "Казан" телерадиокомпаниесенең һөнәри осталыгын, талантын аеруча бәяләп китәсебез килә. Компание "Россиядә эшләнгән" ("Төбәк бренды") номинациясендә "Саба кәҗәләре" сюжеты өчен җиңү яулады. Төбәк телевидениесенә ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт, алга таба да "Казан" телерадиокомпаниесе Россия Федерациясе Советы булышлыгы белән уздырыла торган әлеге бәйгедә катнашыр дип уйлыйбыз, диелә Федерация бәйгесе оештыру комитетының Татарстан Президентына юллаган рәхмәт хатында.

"Саба кәҗәләре" сюжеты авторы, журналист Ләйсән Сабирова үзе исә, җиңүемә башта ышанмадым, ди. Ни дисәң дә, федераль күләмдәге киң масштаблы бәйге бит.
- Татарстанда җитештерелгән товарларны таныту өлкәсендә сюжетлар шактый төшерәбез. "Кәҗәләр армиясен" инстаграмда күрүгә үк, җитәкчебезгә шул хакта сюжет төшерсәк, ничек булыр икән, дип фикерләрем белән уртаклаштым. Сюжетымның төп герое, фермер егет - Тарас үзе дә заманча фикерли торган, позитив кеше. Сюжет та шуңа күңелле, мәгълүматлы килеп чыкты. Телевидение - ул күмәк эш. Сюжетның уңышы да күп очракта картиналарның, кадрларның сыйфатына бәйле. Шуңа да әлеге сюжетны эшләүдә зур өлеш керткән операторыбыз Марат Сәетгәрәевкә дә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәйгедә җиңү алга таба да тырышып иҗат итәргә стимул бирде һәм зур җаваплылык та өстәде,- ди Ләйсән.
- "Казан" телерадиокомпаниесенең баш продюсеры, генераль директор урынбасары Сәрия Хәбибуллина исә:
- Татарстанда төбәк бренды булып танылган, танылырдай бик күп әйбер җитештерелә. Моңа безнең корреспондентлар репортажлар ясарга чыккач тагын бер кат инанып кайта. Нигә әле шундый күркәм үрнәкләрне күрсәтмәскә? Бәлки аларны күреп, башкалар яңа эшкә алыныр, кемгәдер яңа фикер килер, кемдер "янып" китәр. Яңа икътисадый шартларга, заман таләбенә яраклашып та, безнең эшмәкәрләр зур эш башкара. Ләйсәннең фермер тарихы да шул хакта иде.
"Федерация" конкурсы быел беренче тапкыр уздырылды һәм аннан күренгәнчә, төбәк брендлары, импортны алыштырырдай товар җитештерү мәсьәләлэре Россия күләмендә бик актуаль. Без шушы трендка туры килүебез белән генә түгел, ә нәкъ шул номинациядә җиңүебезгә шат.Россия күләмендәге бу җиңү - "Казан" телерадиокомпаниясенең дипломнар сандыгында кадерле бер бүләк. Ул безнең иҗатыбызга бәя, ди.
Без дә коллегаларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
Ләйсән Сабированың "Федерация" телевизион бәйгесендә җиңү яулаган "Саба кәҗәләре" сюжетын http://kzn.tv/kzntube/chem-polezny-kozy/ сылтамасы буенча карарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading