16+

Ленар Сафин Татарстан халкын Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика халкын Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика халкын Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады.

"Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итегез!" - диелгән котлауда.

Ленар Сафин 2017 елның Россия өчен халыкара әһәмияткә ия булган мөһим спорт вакыйгаларына бай булуын, футбол буенча конфедерацияләр кубогы уеннары дүрт шәһәрдә узуын билгеләп үтте. "Футбол турнирында кунакларны кабул итүдә юл оешмалары зур активлык күрсәтте. Казанда 242 мең квадрат метрда 24 урам төзекләндерелде, эшләр вакытында һәм сыйфатлы башкарылды. Биредә "Татавтодор", "Алексеевскдорстрой", "Каздорстрой", "Волгадорстрой" предприятиеләре хезмәте зур булды", - дип билгеләп үтте министр.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук 2017 елда Россиядә федераль өстенлекле "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" проекты старт алуын һәм ул проектның 2025 елга кадәр планлаштырылуын хәбәр итә. Татарстанда әлеге проект нигезендә Казан һәм Чаллы юлларында эш алып барыла.
"Безнең республика агымдагы төзекләндерү эшләрен алып баруда лидерлар сафында: 180 чакрым юл ремонтланды һәм юл-транспорт һәлакәте еш була торган 61 урын төзекләндерелде", - ди ул котлау мөрәҗәгатендә.

88 чакрым төбәк юлы төзелгән, 300 чакрымнан артыгы төзекләндерелгән. 27 торак пункт төбәк һәм федераль юллар белән тоташтырылган. Шәһәр һәм районнарда 2017 елда 584 ишегалды һәм 829 урам юллары ремонтланган.

"Хөрмәтле ветераннар, коллегалар! Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, барыгызга да намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткереп, ныклы сәламәтлек, иминлек телим", - дип йомгакый котлавын Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading