16+

Мөхәммәт Мәһдиевның хатыны вафат булды

Бүген иртә белән озакка сузылган каты авырудан соң Мөхәммәт Мәһдиевнең хатыны, Гомәр Бәшировның кызы, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнованың әнисе Лилия Гомәр кызы Бәширова-Мәһдиева 83 яшендә вафат булды, дип яза Татар-информ.

Әлеге хәбәрне "Татар-информ" хәбәрчесенә Гәүһәр Хәсәнова раслады. "Ике атна элек икенче инсульт булды. Авыр хәлдә иде инде. Моннан өч ел элек - беренче инсультыннан безнең янга алдык - үзебез карадык", - диде ул.

Гәүһәр Хәсәнова әнисен Мөхәммәт Мәһдиев янына - Арча районының Гөберчән авылы зиратына бүген җирләячәкләрен әйтте: "Әти янында урын калдырылган иде. Хәзер юып алып кайтып китәбез", - диде.

Татарстан Язучылар берлеге дә үзенең рәсми сайтында тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнованың, аның гаиләсе һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading