16+

Министрлар Кабинетында “Язылу бүләк ит” акциясе узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 16 декабрьдә «Татмедиа» уздырган “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты. Әлеге акция Татарстан Министрлар Кабинетында шимбә киңәшмәсе алдыннан оештырылган иде.

Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре өлкәннәр йорты, инвалидлар интернаты, балалар йортлары, социаль үзәкләр өчен 2018 елның беренче яртыеллыгына басмаларга язылдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов берничә өлкәннәр йортлары, интернатларга “Шәһри Казан” газетасына язылу бүләк иттеләр.

фото: Рамил Гали

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading