16+

Данир Сабиров: “Кызлар чиный, мин бөтен белгәннәремне укыйм”

Шоумен Данир Сабиров Кавказ якларында сәяхәт кыла. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучылары белән уртаклаша.

Данир Сабиров: “Кызлар чиный, мин бөтен белгәннәремне укыйм”

Шоумен Данир Сабиров Кавказ якларында сәяхәт кыла. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучылары белән уртаклаша.

– «Норд Двин» ширкәте очкычы утыргач та, чыгар алдыннан татарча игълан булды. Күңелгә май булып ятты. Киң Россиябезнең Кавказ якларында урнашкан Дагестан Республикасының башкаласы Махачкала шәһәренә килеп, машинада өч сәгать таулар аша барасы җиребезгә килеп җиттек. Кавказга килгәндә, ике ел элек Кабардино-Балкария Республикасында урнашкан Европаның иң биек Эльбрус тавы башына менгән идем. Бу юлы тауга менмим, ә бары мондагы мохит белән танышасым килә. Кем әйтмешли күп яшәгән белми, күп күргән белә. Без өч пар килдек. Һәрберсе үзенең бертуган хатыны белән. Кавказ халкы белгәнебезчә бик кызу халык. Вәт машинада йөреп тә куялар монда. Боларга юл кагыйдәләре бозар өчен генә кирәк бугай. Вәт күрсәтте безнең шофер Мага таулар арасыннан йөреп. Американские горки бер читтә торсын. Кызлар чиный мин бөтен белгәннәремне укыйм, Раушан мәрткә китте, ә Зөлфәтнең бер чәче дә калмады. Аллаһка шөкер өч сәгаттән Гунип авылына килеп, мөләем Гөлсем апаның йортына урнаштык. Биредә күп халык үз йортларын арендага биреп тормыш алып бара икән. Менә әлегә шушылар, барысы да тәртиптә, – дип яза Данир Сабиров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading