16+

Мөселман активистлары 153 килолы сумса пешереп рекорд куйган (ФОТО)

Көнчыгыш Лондон мәчете аш-су әзерләү өлкәсендәге казанышлары өчен Гиннесс рекордлары китабына кергән, дип яза tatar-islam.com, ислам.руга сылтама белән.

Лондонның күренекле мәчете гадәти булмаган хәйрия акциясе уздырырга уйлаган. Волонтерлар мөселман хәйрия оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә бик зур сумса әзерләгән. Аннан соң сумса белән мәчет тирәсендә яшәүче йорт-җирсезләрне сыйлаганнар. Мөселман активистлары 153 килолы сумса пешергән һәм рекорд куйган.

- Безнең әлеге ризыкны гадәттәгедән зуррак итеп пешерәсебез килде. Мөселман динендәге кешеләрнең ел әйләнә, бигрәк тә гаеттә тырышлык күрсәтеп эшләвен, хәйриячелек белән шөгыльләнүен һәм мохтаҗларга ярдәм итүен күрсәтәбез килде, - ди оештыручылар.

Мәчеттән ерак булмаган урында урнашкан приют-хостелда яшәүчеләр сумсаны бик яратып ашаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading