16+

Оксфорд сүзлеге 2017 нче елның сүзен сайлаган

Оксфорд сүзлеге 2017 нче елның сүзен сайлаган – быел бу исемгә “youthquake” сүзе лаек дип табылган.

Оксфорд сүзлеге 2017 нче елның сүзен сайлаган

Оксфорд сүзлеге 2017 нче елның сүзен сайлаган – быел бу исемгә “youthquake” сүзе лаек дип табылган.

"Яшьләр йогынтысы нәтиҗәсендә сизелерлек әдәби, сәяси һәм социаль үзгәреш” дигән мәгънәне аңлатучы әлеге сүз узган ел белән чагыштырганда, быел биш тапкыр күбрәк кулланылган. Беренче тапкыр бу сүз Vogue басмасының баш мөхәррире Диана Вриланд тарафыннан 1965 нче елда әйтелә: “youth” (инглизчә: яшьләр) һәм “quake” (тетрәү). Оксфорд сүзлегенең кыска исемлегенә шулай ук “antifa” (антифа), киемгә кагылышлы “gorpcore” (гопкор) һәм “kompromat” (компромат) сүзләре кергән. Американың Merriam-Webster сүзлеге ел сүзе дип "феминизм"ны атаган, Британиянең Collins English Dictionary сүзлегенеке - "фейк (ялган) хәбәрләр".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading