16+

Владимир Путин турында шигырь укучыга Рамзан Кадыйровтан бүләк

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Россия Президенты Владимир Путин турында иң яхшы шигырь укучыга iPhone X бүләк итәргә вәгъдә итә.

Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендә хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Чечня Республикасы башлыгы сүзләренчә, аңа смартфонның соңгы моделен Чечняның КВН командасы бүләк иткән.
“КВНчылар балалар кебек! Алардан ишекне теге ягыннан ябарга сорый алмыйсың бит! Аннары бер ел буе аларның пародияләре герое буласың”, - дигән Рамзан Кадыйров, шунлыктан ул iPhone смартфонын аның социаль челтәрдәге битенә язылучылар арасында уйнатырга булган.
Җиңүчене Чечня Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы билгеләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading