16+

Республиканың иң сәламәт кешеләре Чаллыда яши

Татарстан Президенты күрcәтмәсе буенча быелгы йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан 10 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр республиканың муниципаль берәмлекләре арасында "Территория здоровья" конкурсы үткәрелде. Приз фонды - 3,3 миллион сум.

Конкурста канашучыларны күп кенә күрсәткечләр буенча бәяләделәр: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча муниципаль программалар төзү һәм аларны тормышка ашыру, халыкка физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, ГТО нормативларын тапшыру буенча ярышлар үткәрү һ.б. Шулай ук туучылар һәм үлүчеләр саны, күпме кешенең наркомания, алкоголизм белән авыруы да исәпкә алынды.

Беренче урын һәм 1,5 миллион сумны - Чаллы, икенче урын һәм 1 миллион сумны Биектау, ә өченче урын белән 800 мең сумны Менделеевск районының Татар Чаллысы авыл җирлеге яулады. Бу акчалар балаларны һәм үсмерләрне даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга тотылырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading