16+

"Рубин" Европа лигасы плей-оффына үтә алмады

Казан футболчылары Европа Лигасының төркем этабында соңгы уенны кунакта "Бордо"га каршы уздырды. "Рубин" үз көндәшен отып, икенче уенда "Ливерпуль" "Сьон" клубын җиңгән очракта гына плей-оффка чыгу мөмкинлеге бар иде. Ләкин, ахыр чиктә, икесенең берсе дә булмады. Исәпне 32 минутта безнең футболчылар ачты. Максим Канунников алдында хуҗалар капкачысы көчсез булып чыкты....

Казан футболчылары Европа Лигасының төркем этабында соңгы уенны кунакта "Бордо"га каршы уздырды. "Рубин" үз көндәшен отып, икенче уенда "Ливерпуль" "Сьон" клубын җиңгән очракта гына плей-оффка чыгу мөмкинлеге бар иде. Ләкин, ахыр чиктә, икесенең берсе дә булмады.

Исәпне 32 минутта безнең футболчылар ачты. Максим Канунников алдында хуҗалар капкачысы көчсез булып чыкты. Икенче таймда "Рубин" белән ни булганы билгесез. Хуҗалар инициативаны үз кулларына алып, 5 минут эчендә ике туп кертеп алга чыктылар. Икенче очракта безнең сакчы Олег Кузьмин тупас хата җибәрде. Безнең баш тренер Валерий Чалыйның уен кырына Устиновны чыгаруы нәтиҗәле булды: яшь футболчы исәпне 2:2 ясады. Очрашуның төп вакыты бетәргә 5 минут кала "Бордо"ның бер футболчысы уеннан куылса да, казанлылар бу өстенлектән файдалана алмады. Шулай итеп "Рубин" быелга Европа Лигасы белән саубуллашты.

«Бордо» (Франция) - «Рубин» (Россия) 2:2.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading