16+

«Рубин» футболчысы Испания клубына китте

Казанның "Рубин" футбол клубы ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешүне өзде. Әлеге хәбәрне клубның матбугат хезмәте раслады. 27 яшьлек футболчы Испаниянең "Леванте" командасы өчен уйнаячак, дип хәбәр итә Татар-информ.

Казан клубы белән Испания ярымсакчысы 2016 елның июнендә килешү төзегән иде. Әмма ул составка эләгә алмау сәбәпле, узган сезонның икенче яртысында Испаниянең "Леганес" командасына арендага бирелде.

Самуэль Гарсия "Рубин" өчен 15 матчта уенга чыкты һәм 1 гол кертте - командага Россия кубогының 1/4 финал раундына чыгарга ярдәм итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading