16+

“Шартлатучы”ны кулга алдылар

Узган җомга Казан шәһәрендә бер кеше тәртип саклаучыларны шактый чаптырган. Ул бер көндә өч тапкыр Ершов урамындагы банкта бомба куелган дип, шалтыраткан. Беренче тапкыр иртәнге якта шалтыратудан соң банк офисыннан 100 кеше эвакуацияләнгән, кинологлар, белгечләр тикшереп, банкта бернинди шартлаткыч матдәләр булмавын ачыклаган. Төштән соң кабат ике шалтырату яңгыраган. Монысының инде...

Узган җомга Казан шәһәрендә бер кеше тәртип саклаучыларны шактый чаптырган. Ул бер көндә өч тапкыр Ершов урамындагы банкта бомба куелган дип, шалтыраткан.

Беренче тапкыр иртәнге якта шалтыратудан соң банк офисыннан 100 кеше эвакуацияләнгән, кинологлар, белгечләр тикшереп, банкта бернинди шартлаткыч матдәләр булмавын ачыклаган. Төштән соң кабат ике шалтырату яңгыраган. Монысының инде хулиганлык булуы ярылып ятса да, банкка янәдән полиция экипажы, МЧС һәм ашыгыч ярдәм машиналары җибәрелгән.

Ә кич белән исә телефоннан шаяручының үзен кулга алганнар. Ул Казанның Яңа Савин районында яшәүче 30 яшьлек ир-егет булып чыккан. Хулиган үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер аңа карата терроризм акты турында ялган хәбәр тарату өчен җинаять эше ачылган. Гаепләнүче өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әле шуңа өстәп ул шәһәр хезмәтләренең эшенә зарар китергәне өчен штраф түләргә тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading