16+

Талантлар мәктәбе ачылды

18-23 август көннәрендә Казанда «Сәләтләр ачышы» IX җәйге яшьләр мәктәбе уза. Анда 13-30 яшьлек 400гә якын бала һәм яшьләр катнаша. Катнашучыларның яртысы - республика, Россия күләмендәге төрле олимпиада җиңүчеләре, икенче өлеше - үз проектларын яклап, мәктәпкә конкурс аша узган яшьләр.

Әлеге чараны Казан талантлар университеты үткәрә. Алты көн дәвамында мәктәптә белем алган иң актив 100 бала киләчәктә «Татарстан Республикасының 2015-2020 елларга сәләтләр белән стратегик идарәсе» дәүләт программасына эләгәчәк. Бер ел дәвамында бу яшьләр Талантлар университетында белем ала, соңыннан республиканың төрле эре оешмаларында үзен сынап карый ала.
Җәйге мәктәпне оештыру өчен, ел саен республика бюджетыннан 11 миллион сум акча бүлеп бирелә. Чараның төп максаты - сәләтле кешеләрне табу, өйрәтү, аларны «кирәкле кешеләр» белән таныштыру, иҗатларына тиешле юнәлеш бирү. Талантлар университетына эләгү өчен, имтихан бирергә кирәкми. Төп таләп - фән-техника, социаль, бизнес өлкәсендә үз проектларыңны тормышка ашыру. Әйтик, университет укучылары Татарстан оешмалары өчен аерым чүп җыю хезмәтен яраклаштыра, счетчиклардан мәгълүмат санарга ярдәм итә.
Бер атнага якын белем алу нәтиҗәсе буларак, катнашучылар үз проектларын министрлык, оешма җитәкчеләре алдында яклый. Иң уңышлы эшләр киләчәктә белгечләр белән тормышка ашырылачак. Балалар белән исә Татарстан, Россия белгечләреннән тыш, «Сколково» инновация үзәге хезмәткәрләре дә эшләячәк.

Алисә Сабирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading