16+

Татар теле курсларына язылу дәвам итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республика мәчетләрендә оештырган «Без – татарлар» татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500дән артып киткән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республика мәчетләрендә оештырган «Без – татарлар» татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500дән артып киткән.

Бу сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала, ди проект авторлары. Татар теле курслары 2 февральдән ачыла. Аларда югары сыйфатлы белем бирү өчен «Хозур» нәшриятында басылган «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеге әзерләнгән. Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading