16+

Татарстанда ел саен илле гектар бакча утырту планлаштырыла

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада 9,2 мең гектарга якын күпьеллык үсентеләр исәпләнә, шулардан 7,4 мең га - җиләк-җимеш бирә торган зурлыкта.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада 9,2 мең гектарга якын күпьеллык үсентеләр исәпләнә, шулардан 7,4 мең га - җиләк-җимеш бирә торган зурлыкта.

2016 елда 120,8 мең тонна җиләк-җимеш җыелган, уртача уңыш - 168 ц/га (орлыклылар - 34,2 мең тонна, төшлеләр - 45,6 мең тонна, җиләклеләр - 41,1 мең тонна). Республикада ел саен 50 гектар бакча утырту планлаштырыла. Югары Ослан районының "Заря" агрофирмасы" базасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә шундый саннар китерелгән.
Киңәшмәдә Татарстанда җимеш агачларын утырту, алар өчен кишәрлекләрне дөрес әзерләү, үсентеләрне авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук үстерелгән продукцияне сату вариантларын карадылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading