16+

Татарстанда һәр мәктәпнең үз президенты һәм министрлары бар

Бүген һәр мәктәп үзе бер дәүләт кебек яши. Укучыларның министрлары, хәтта үз президентлары бар. Ләкин бу "дәүләтнең" президенты булу җиңелләрдән түгел. Конкурентлар вазифаңнан алып атырга да күп сорап тормый.

Бүген һәр мәктәп үзе бер дәүләт кебек яши. Укучыларның министрлары, хәтта үз президентлары бар. Ләкин бу "дәүләтнең" президенты булу җиңелләрдән түгел. Конкурентлар вазифаңнан алып атырга да күп сорап тормый.

Бу көннәрдә Казанның 177нче лицеенда «С.О.К. Стань одной командой» конкурсы кысаларында нәкъ менә шундый актив президентлар үз командаларын тәкъдим итте. Бәйгенең максаты - иң яхшы мәктәп үзидарәсен сайлау. Бәйгенең әлеге этабы җиңүчеләре ил күләмендә Татарстан данын яклаячак.

- Без ел әйләнәсендә дистәдән артык төрле чаралар оештырырга тиеш. Җиңү волонтерлары да без. Узган елны 150 кешелек хор белән "Җиңү көне" җырын башкардык. Ел саен гимназия балын оештырабыз. Президент булу җиңелләрдән түгел. Ел әйләнәсендә сайлап алу турында биргән вәгъдәләреңне үтәргә тиешсең, - дип таныштырды үз мәктәпләрендә барган эш белән Азнакай районы кызы Камилә Гөбәйдуллина.

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» бәйге оештыручыларының берсе. Әлеге хәрәкәткә республиканың 58 мәктәбе кушылган.
Лицей үзидарәсе белән Россия мәгариф һәм фән министры статс-сәркатибе Павел Зенькович та танышты.

- Без бер ел элек кенә әле хыялланган әйберне сезнең ярдәм белән тормышка ашырырга ирештек. "Россия студентлар хәрәкәте" активистлар рәте елдан-ел арта. Үзегезне мәктәптә министр, президент буларак сынап карау, сезгә үсергә, үз инициативагызны күрсәтергә зур мөмкинлек бирәчәк. Бүген мине ишек төбендә мәктәп президенты каршы алды. Бик җитди егет. Киләчәктә ул безне хакимиятнең башка корридиорлары буйлап йөртер дип ышанам, - диде Павел Зенькович.

Исегезгә төшерәбез, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»н Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading