16+

Уку елына бүләк ясадылар

Кичә Россиянең Татарстан Республикасы буенча Социаль иминият фондында мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.

Кичә Россиянең Татарстан Республикасы буенча Социаль иминият фондында мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.

- Баланың мәктәпкә баруы - зур вакыйга. Беренче чиратта мин ата-аналарның - көчле, балаларның сәламәт булуларын телим. Шул очракта бала төпле белем алып, зур тормышка әзерләнә ала, - диде фонд җитәкчесе Рамил Гайзатуллин.

Балаларның бер өлеше, әйтик, начар ишетүчеләр, гадәти мәктәпләрдә белем алачак. Авыррак хәлдә булучылар дәресләрне өйдә генә үзләштерә.

Ун ел рәттән барган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ата-анасы инвалид булган балаларга да ярдәм итә. Быел беренче сыйныфка 40 мең бала укырга бара, шуларның 9 меңенә мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәргә кирәк.

Балаларга бүләк ителгән портфель белән мәктәп кирәк-яраклары уртача 2 мең сум тора. Татарстан Социаль иминият фонды барлыгы 25 мәктәп букчасы сатып алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading