16+

Вакытында түләнмәгән 500 сум штраф өчен ирегеңнән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр

"Теләсә нинди юл һәлакәте юлда йөрү кагыйдәсен сакламаудан килеп чыга, шул исәптән штрафлар да кагыйдә буенча йөрмәгәнгә салына", - ди Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов. "Татар информда" узган матбугат конференциясендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләү турында тагын бер кат искәрттеләр.

"Теләсә нинди юл һәлакәте юлда йөрү кагыйдәсен сакламаудан килеп чыга, шул исәптән штрафлар да кагыйдә буенча йөрмәгәнгә салына", - ди Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов. "Татар информда" узган матбугат конференциясендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләү турында тагын бер кат искәрттеләр.

Былтыр полиция хезмәткәрләре штрафларны вакытында түләмәү буенча 27 мең административ материал теркәгән. Хокук бозучыларның 4 меңенә арест салынган, 17 меңнән артыгы штрафка тартылган, 488енә мәҗбүри эшләр билгеләнгән. Кызганыч, кайвакытта түләнмәгән 500 сум штраф аркасында иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Закон нигезендә административ штрафны түләр өчен 60 көн вакыт бирелә. Әгәр кеше штрафын түләмәсә, аны мәҗбүри эшләргә билгелиләр. Кешене кулга алырга да мөмкиннәр. Ни хикмәт, статистик мәгълүматлар буенча, Татарстанда штрафны вакытына түләүчеләр 84 проценты тәшкил итә. Бары 16 процент халык кына бурычлылар исемлегендә. Әмма, араларында штрафлары 50 мең сумнан артканнар да җитәрлек.

Казанда бер хатын-кызның штрафы 190 мең сумга кадәр җыелган. 2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны 20 көн эчендә яртысын гына түләү мөмкинлеге гамәлгә керде. Бу ташламадан шактый кеше файдалана. Дөрес, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасын кабат идарә итсәң; исерек килеш транспорт чарасын йөртсәң яки йөртүне исерек кешегә тапшырсаң; юл хәрәкәтен көйләүченең яки светофорның тыелган сигналына кабат чыксаң; каршы хәрәкәт полосасына яки каршы хәрәкәт трамвай юлына кабат чыксаң; берьюнәлешле хәрәкәт юлында кабат каршыга барсаң; юл хәрәкәте кагыйдәсен яки транспорт чарасын эксплуатацияләүнең таләпләрен бозып, кемнең дә булса сәламәтлегенә җиңелчә яки уртача авырлыкта зыян салсаң; спиртлы эчемлек кулланганлыкны ачыклау өчен медицина тикшерүеннән баш тартсаң әлеге ташлама бирелми.

"Әгәр штрафлар 3 мең сумнан артса, машина йөртүдә чикләүләр кертелә", - дип аңлатты Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова.
Юл хәрәкәтенә кагылышлы административ штрафлар турында мәгълүматны www. gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтларында табарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading