16+

«Яңа Гасыр»га рәхмәт!

Быелгы җәй безнең гаилә өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды.

«Яңа Гасыр»га рәхмәт!

Быелгы җәй безнең гаилә өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды.

Шуларның берсе - «Яңа гасыр» каналы оештырган «ТНВ объективында - зур гаилә» акциясе кысаларында, «ТНВ белән ял» проектында катнашу бәхете. Уйламаган, көтмәгән җирдән, безгә «Яңа гасыр» каналы корреспондентлары килеп төште. Баксаң, танышларыбыз шалтыратуы буенча, безнең гаиләне телевидениегә төшерергә килгәннәр икән. Әле ул гына түгел, 26 август көнне, Казанга барып, бөтен гаиләбез белән ял итеп, онытылмаслык күңел күтәренкелеге алып кайттык.

Шундый истәлекле ял оештырганнары өчен, ТНВ каналы хезмәткәрләренә, иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Аеруча зур рәхмәтебез «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Әминов Илшат Юныс улына, проектның идея авторы Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызына, оештыручы администратор Багаутдинова Венера Равил кызына, безнең белән элемтә оештыручы Гөлнара ханымга, оператор Романов Игорьга, корреспондент Салават Мөхәммәдуллинга, корреспондент Илзирә Юзаевага, оператор Олегка, автобус йөртүчеләре Марат һәм Фәнүскә. Аларның барысына да эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлек теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading