16+

Яңа канал: «Уен-ТВ»

Тиздән республикада үзебездә төшерелгән мультфильмнар, сериалларны туплаган яңа канал булдырырга уйлыйлар. Балалар аудиториясенә багышланган әлеге «УЕН-ТВ» каналының исеме интернет тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланган. Монда белемне тирәнәйтү, танып-белүгә корылган тапшырулар, уеннар да булыр дип көтелә. Күптән түгел республиканың Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге «УЕН-ТВ»ны - балалар өчен булган яңа...

Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский әйтүенчә, бүген, мәгълүматка бай заманда, кулланучыны татар телле чыганаклар тәкъдим иткән продукт кына канәгатьләндерми. Хәзер балалар өчен булган гамәлдәге каналлар Россия халыкларының төрле телләрендә сөйләсәләр дә, шул исәптән балалар өчен татарча программалар булса да, алар тәүлек буе атнаның җиде көнендә дә эшләмиләр.

- Глобальләштерү нәтиҗәсендә, күп милләтле халыклар яшәгән илләрдә рәсми телләр милли телләргә зур басым ясый. Шунлыктан балалар туган телендә аз сөйләшә, чөнки милли контент һәм аның таралуына тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми.

Татар телле мультимедиахаб булдыру тулы форматлы VOD-сервисын тәэмин итә, аны интернет-платформа типларында тәүлек дәвамында бөтен ил буйлап карап була. Проектның максатчан аудиториясе - 3тән 16 яшькә кадәргеләр, - ди Леонид Толчинский.

«Татар-информ» язганча, презентация тәмамланганнан соң, катнашучылар проектның өстенлекле һәм кимчелекле яклары турында фикер алышкан. Рөстәм Миңнеханов яңа каналның хәзер эшләп килә торган балалар телекомпанияләре белән көндәшлектә булачагын, шуңа да татар телле контентны уникаль һәм сыйфатлы итеп эшләргә кирәклеген искәрткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading