16+

Яшь сәясәтчеләргә фатир бирәләр

Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга бәйге игълан ителде.

Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга бәйге игълан ителде.

Әлеге бәйгенең операторы - "Татарстан лигасы студентлары" төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы. Фатирлар саны чикләнгән. 18 дән 30 яшькәчә актив яшьләр арасыннан 49 җиңүчене Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты вәкилләре, яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан тупланган комиссия сайлап алачак.

Бәйгедә катнашу өчен республиканың яшьләр сәясәтендә актив эш алып барган 18 дән 30 яшькә кадәрле студент, аспирант, яшь галим, белгеч (авыл җирендә эшләүчеләр дә гаризалар кабул ителә) булырга кирәк.Татарстан территориясендә яшәү мәҗбүри. Торакка мохтаҗ булу исәпкә алына.

Бәйгедә катнашу өчен махсус анкета (https://ligatatarstan.ru/zayavka-na-ipoteku/) тутыру, тиешле документлар тапшыру сорала. Шулай ук катнашучының яшьләрне тәрбияләү, сәяси өлкәдәге 5-7 еллык эшчәнлеген чагылдырган махсус документлар пакетын әзерләү дә мәҗбүри. Документлар 15 мартка кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 231-81-41, 231-81-42 телефоны аша белергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading