16+

Яшел Үзәндә кара бөрлегән үстерә башлыйлар

"Ягодная Долина" крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ситдыйков 2012 елда Яшел Үзәннең Олы Яке авылыннан ерак түгел территориядә җиләк бакчасы булдырган иде.

"Ягодная Долина" крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ситдыйков 2012 елда Яшел Үзәннең Олы Яке авылыннан ерак түгел территориядә җиләк бакчасы булдырган иде.

Бакча җиләгеннән тыш биредә акрынлап алмагачлар, карлыганнар да үстерә башладылар. Хәзер исә киләсе елдан җитәкче кара бөрлегән (ежевика) дә утыртырга ниятли. Бакча мәйданын арттыруны сорап җитәкче Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинга да мөрәҗәгать иткән булган. Нәтиҗәдә, өстәмә 92 гектар җир бүленеп бирелгән. Хәзер җирне эшкәртү, кышка әзерләү эшләре бара, шулай ук Яшел Үзәндә бакчадан җыеп алынган уңышны саклау өчен махсус склад та төзелеп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading