16+

Үзенең туена кайтып килүче кызның юл һәлакәтендә гомере өзелгән

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек кыз үлгән. Авария Туймазы районының «Бишкурай - Аднагул - Яңа Бишенде» трассасында була.

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек кыз үлгән. Авария Туймазы районының «Бишкурай - Аднагул - Яңа Бишенде» трассасында була.

31 яшьлек Нижневартовск кешесе, «Ниссан» автомобиле белән каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, «Лада Самара» машинасы белән бәрелешә. Икенче автомобильнең руль артында Туктагол авылында яшәүче 23 яшьлек кыз утырган булган. Ул шунда ук үлә. Билгеле булганча, кызның чәчтарашханәдән үзенең туена кайтып килеше булган. Юл-транспорт һәлакәтендә шулай ук аның белән булган 26 яшьлек пассажир хатын-кыз һәм «Ниссан» йөртүчесе белән аның пассажиры да зыян күрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading