16+

«Зенит»ка уңыш елмаймады

Казанның «Зенит» волейбол командасы Бразилиядә узган клублар арасындагы дөнья чемпионатында уңышлы гына чыгыш ясап барса да, финалда оттырыр­га мәҗбүр булды.

Казанның «Зенит» волейбол командасы Бразилиядә узган клублар арасындагы дөнья чемпионатында уңышлы гына чыгыш ясап барса да, финалда оттырыр­га мәҗбүр булды.

Мәйдан хуҗалары «Крузейро» клубын казанлылар турнирны ачкан уенда 3:1 исәбенә откан иде. Спорт язмышы бу командаларны хәлиткеч уенда да очраштырды. Ләкин бу матчта «Зенит-Казан»га уңыш елмаймады. Очрашу башыннан ук Владимир Олекно шәкертләренең уены бармады, команда лидерлары кичерелми торган хаталар җибәрде. Шул сәбәпле казанлылар клублар арасындагы дөнья чемпионатыннан кабат башларын иеп кайтып китәргә мәҗбүр булды. Безнең волейболчылар бу турнирда дүрт тапкыр катнашып, әле бер тапкыр да кубокны баш очына күтәрә алмады.
«Крузейро» (Бразилия) - «Зенит-Казань» (Россия) - 3:1 (25:20, 21:25, 27:25, 25:21)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading