16+

12 ел элек үлгән кызларының мәетен казып алып кияүгә биргәннәр

Кыз 2008 елда, ире белән талашкач, үзенә кул салган булган.

Кыз 2008 елда, ире белән талашкач, үзенә кул салган булган.

Кытайда бер гаилә 12 ел элек кызларын җирләгән була. Аны яңадан казып алып, безнең акча белән 890 мең сумга "өрәкләр туена" саталар, дип яза Лента.ру. 
Кытайда кешеләрнең мәетләрен өйләндерү традициясе күптән бар икән. Ышануларынча, бу йола буенча кабердә алар ялгыз булмый, ә исән туганнарына уңыш юлдаш була. 
Кыз 2008 елда, ире белән талашкач, үзенә кул салган булган. Иренең туганнары аны алтыннары белән бергә күмә. Ноябрь аенда исә алар кабердәге мәетнең дә, алтын эшләнмәләрнең дә югалуына игътибар итә. Соңрак моны кызның туганнары эше икәнлеген белеп алалар. Алар кызларын автокатастрофада үлгән кешегә кияүгә биргәннәр ди, ул ир өйләнмәгән булган. 23 ноябрьдә аны яңа хатыны белән күмгәннәр.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading