Әнисе кызына гаепне үз өстенә алырга әйткән дигән гайбәтләр дә йөри. 12 яшьтә утыртмыйлар.
Чиләбе өлкәсендәге Роза бистәсендә 40 яшьлек Дмитрий Л.ны үтергәннәр. Аның белән яши торган хатынның 12 яшьлек кызы үги атасын үзе үтерүен әйткән. Йөрәгенә бер тапкыр пычак кадалган ир-ат урында үлгән, ашыгыч ярдәм табиблары моны раслаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Сайт үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бер версия буенча, әлеге җинаять кызның 36 яшьлек анасы һәм мәрхүм ир-ат талашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Хатынның ике кызы бар. Берсе алтынчы сыйныфта укый, икенчесе икенче сыйныфка йөри. Гаилә гадәти санала, әни кеше эшли. Ләкин алар бик еш табын корып утыра, тавышланышалар.
«КП» хәбәрчеләре фаҗига булган гаиләнең күршеләре белән аралашкан. Алар төрлечә фикерли. Фаҗига биш катлы йортта була. Гаилә яши торган фатир ишеге янында стена җимерелгән урыннар бар, штукатуркага төрле язулар язып бетергәннәр. Хәбәрчеләргә ишек ачучы булмаган, әнисе белән кызы полициягә киткән.
«Ул кыз еш кына төнге уникедә дә кайта иде. Үзләренең домофонына шалтыратмады, күршеләргә шалтырата иде, алар аңа подъезд ишеген ачты. Гаилә бик тавышлы, подъездда көнбагыш ашадылар, чүп ташладылар, балалары да шундый», — ди күрше.
Җинаять җомга көнне төнге уникенчедә була. Бу кичтә дә биредә тавышлы табын корып утыралар. «Ул гаилә йомык, сөйләшмиләр. Акчалары булуга, дуслары җыела. Музыка, кычкырулар, аннары подъездда чүп кала. Аена ике тапкыр даими шушы хәл. Ул (мәрхүм Дмитрий) эчсә, талаша торган кеше. Еш кына аларны аералар иде», — ди күрше хатын.
«Тавышны ишетмәс өчен, телевизорны кычкыртып куя идек. Фатир хуҗасына да зарландык, полиция дә чакырдык», — диләр.
«Ул кызны да, анасын да берничә тапкыр буган инде», — ди тагын бер күрше хатын.
Бу гаилә турында «яхшылар иде «дип әйтүчеләр дә бар.
Кыз балага үтерерлек көч каян килде икән дигәч, күршеләр дәшми. «Әнисе кызына гаепне үз өстенә алырга әйткән дигән гайбәтләр йөри. 12 яшьтә утыртмыйлар. Тик мин ышанмыйм. Ул кызын алай итә алмый», — ди күрше.
Адвокат сүзләренчә, «Үтерү» маддәсе буенча җаваплылык 14 яшьтән башлана. Шулай итеп бу кыз җинаятьтә шикләнелүче дә, хөкем ителүче дә була алмый. Тикшерүчеләр кызның сөйләгәннәрен сугуның рәвешенә карап чагыштырачаклар.
Әлеге вакыйга тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар