16+

450 грамм авырлык белән туган бала исән калган

Рязань перинаталь үзәге тарихында бу уникаль очрак. 450 грамм авырлык белән туган баланың исән калуын табиблар могҗизага тиңли.

Рязань перинаталь үзәге тарихында бу уникаль очрак. 450 грамм авырлык белән туган баланың исән калуын табиблар могҗизага тиңли.

62info.ru сайты хәбәр иткәнчә, бала йөклелекнең 27 атнасында дөньга килгән. Кызчык бик зәгыйфь була. 
Сабыйда берничә патология табылган, әмма ул аларны җиңеп чыга алган. Перинаталь үзәкнең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиблары һәм шәфкать туташлары тәүлек әйләнәсендә җитлекми туган сабый янында булган. 

Әнисенең йөклелек чоры башта бик яхшы узган. Тик соңрак хатынның хәле начарая, аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерәләр һәм операция ясыйлар... 
Өч айдан соң кызчык 1710 грамм авырлык җыя ала. 

"Перинаталь үзәк тарихында 450 грамм авырлык белән туып, исән калган беренче бала", - дигән реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Софья Филиппова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading