16+

Абау! Сигез бала бассейнда агуланган

Әлеге күңелсез хәл Ижевск шәһәрендә булган. Сигез бала бассейнда агуланып хастаханәгә эләккән.

Әлеге күңелсез хәл Ижевск шәһәрендә булган. Сигез бала бассейнда агуланып хастаханәгә эләккән.

13 апрель көнне бассейнда хлорлы препаратлар ярдәмендә суны зарарсызландыру чаралары үткәрелгән. Аннан соң бассейнда 6-14 яшьлек ун бала йөзгән. Кич белән балалар үзләрен начар хис итә башлаган. Нәтиҗәдә сигез бала хастаханәгә эләккән.

Хәзерге вакытта балаларның хәле әйбәт, аларның тормышына куркыныч янамый. Якын арада ике бала өенә кайтарылачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading