Шәһри Казан

Абау! Туйдан исерек кайтып, әтисен буып үтергән!

26 сентябрь иртәсендә республиканың Спас районы Кызыл Бистә авылындагы торак йортларның берсендә 38 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.

Аның тәнендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре табылган, моннан тыш ул буылып үтерелгән. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Мондый коточкыч адымга баруда шикләнеп һәлак булучының 20 яшьлек үги малае тоткарланган, ул җинаять кылуга катнашы булуын өлешчә таныган. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет туйдан исерек хәлдә кайткан. Шуннан соң өйдә низаг чыккан. Гауганың ахыры, кызганыч, аянычлы тәмамланган.

Реклама

Якын арада тикшерү егетне сак астына алу өчен судка үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк.

Хәзер хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: