Шәһри Казан

Акча эшлим дип, миллион сум акчасынннан колак каккан

Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз зур суммадагы акчасын урлаулары турында хәбәр иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хатын фонд биржасында акча эшләргә теләгән, билгеле бер сайтка кереп үз мәгълүматларын калдырган. Берникадәр вакыттан соң аңа ир-ат шалтыраткан һәм акча эшли башлау өчен чит ил валютасын сатып алырга кирәк, дигән. Аннары ир-ат күрсәтмәләре буенча зыян күрүче үз компьютерына программа урнаштырган һәм шуңа 15 мең сум акча керткән. Шулай ук хатын-кыз үзенең кайда яшәвен хәбәр иткән, банк карталары мәгълүматлары һәм шәхси кабинетка керү өчен мәгълүматларын да калдырган ", - диелә хәбәрдә.

Реклама

Шуннан соң ир-ат даими рәвештә акча эшләү өчен "тиешле күрсәтмәләр" биргән, ә зыян күрүче берничә тапкыр аңа төрле суммалар җибәргән (моның өчен ул хәтта банклардан кредитлар да алган). Зыян 1 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Хәзер полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрнең шәхесләрен билгели. Җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: