Шәһри Казан

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы нинди булыр?

Татарстанда эссе һава торышы киләсе атнада да саклана.

8-9 августта көндез һава температурасы 30 градустан югары булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 5-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, ә көндез +28..+33 градус фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Реклама

Якынча фаразлаулар буенча, 8-9 августта көндез һава температурасы +27..+33 градус көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, бары тик 9 августта гына кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: