Шәһри Казан

Алдагы ике көндә һава торышы кискен үзгәрә

16 һәм 17 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә. Республикада алдагы ике көндә кар урыны белән карлы яңгыр көтелә. Күпчелек районнарда буран чыгу ихтималы бар, дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык. 16 февральдә урыны белән томан төшә. Ә 16 февраль кичендә һәм 17сендә көньяктан бик көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта...

16 һәм 17 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә. Республикада алдагы ике көндә кар урыны белән карлы яңгыр көтелә. Күпчелек районнарда буран чыгу ихтималы бар, дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык.

16 февральдә урыны белән томан төшә.
Ә 16 февраль кичендә һәм 17сендә көньяктан бик көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртән 20-25 метрга кадәр җитәр дип фаразлыйлар.
Һаваның җылылыгы 0-3 градусны тәшкил итә. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: