16+

Алсуның кызы «Голос. Дети» проектында «сукыр тыңлаулар»ны үткән

Якташыбыз Алсуның ун яшьлек кызы «Голос. Дети» проектында «сукыр тыңлаулар» этабын үтте.

Алсуның кызы «Голос. Дети» проектында «сукыр тыңлаулар»ны үткән

Якташыбыз Алсуның ун яшьлек кызы «Голос. Дети» проектында «сукыр тыңлаулар» этабын үтте.

Микелла инглиз телендәге композиция белән жюри әгъзаларының күңелен яулады. Ул башкарган җыр чит ил мьюзиклы өчен махсус иҗат ителгән була. Сәхнә артында кызы өчен әнисе борчылып, җан атып торган.
- Иң мөһиме - эшләгән эше аны канәгатьләндерсен иде. Əле әйтергә иртәрәк булса да... Микелла инде киләчәктә җырчы яисә музыкант буласын төгәл белә, - ди Алсу.

«Голос. Дети» проектының алтынчы сезоны шушы көннәрдә старт ала. Бу юлы жюри әгъзалары - Валерий Меладзе, Пелагея, Светлана Лобода. Алып баручы шул ук - Дмитрий Нагиев.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading