Шәһри Казан

Авыл җирендә яшәүче гаиләләргә беренче, өченче бала туган өчен 50 мең һәм 100 мең сум пособие түләнәчәк

Быелдан кимендә өч ел авыл җирендә яшәүче балалы хатын-кызларга Татарстан Президенты карары белән социаль ярдәм әзерләнүе турында газетабызның алдагы саннарында язган идек.

Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының еллык коллегиясендә Премьер-министр Алексей Песошин белдерде. Бүген әлеге пособиенең суммасы билгеле булды.

Реклама

Министрлар кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев әйтүенчә, авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр 50 мең һәм 100 мең дәүләт ярдәме бирелер дип көтелә. “Бу пособиеләр гаиләнең айлык уртача кеременә бәйле булырмы, юкмы, социаль ярдәм алу өчен нинди таләпләр үтәлергә тиешлеге әлегә төгәл билгеле түгел. Министрлыклар белән берлектә эш алып барыла, барысы да 1 февральгә кадәр ачыкланыр дип уйлыйбыз. Билгеле булгач, пособие турында тулырак аңлатырбыз, – диде “ШК” га Илдар Бәдриев.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
  • 19 гыйнвар 2018 - 23:18
    Без имени
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • 19 гыйнвар 2018 - 11:15
    Без имени
    бишенче балага хокумэт нэрсэ бирэ?
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 23 май 2018 - 10:54
    Кәгазе яңача булса да, түләве искечә калачак
    Россия халкы 1 июньнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алачак. Әлеге яңа түләү кәгазьләре искесеннән нәрсә белән аерыла һәм анда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтәчәкләр?
    39
    0
    0
Ночной режим