Шәһри Казан

Бер хатын-кызны тереләй күмә язганнар?!

Мәскәүдә мәрәсим вакытында анда килгән кешеләрнең котын алырлык бер хәл булган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Гадәти булмаган хәл храмда соңгы юлга озаткан вакытта килеп чыккан.

Мәрәсим вакытында үзләренең догаларын көйләгән вакытта үлгән хатын-кызның борыныннан кан киткән. Аны озатырга килүчеләр шаккатудан телсез калганнар.

Реклама

Аны мәрткә киткән дип уйлап, тиз генә табиблар чакыртканнар. Табиблар хатын-кызның инде күптән үлгән булуын әйткәннәр.  

Храмда хезмәт итүчеләрнең берсе соңрак журналистларга мондый хәлнең еш кабатлануы турында әйткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: