16+

Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?

31 декабря 2024, 10:39
678
0
0
Уку өчен 3 минут

Борынгы Кытай календаре буенча алда безне Яшел агач елан елы көтә.

Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?

Борынгы Кытай календаре буенча алда безне Яшел агач елан елы көтә.

Ул зирәклек һәм үзгәрешләргә яраклаша белү символы булып тора. Бу нәфис зат киемдә һәм өй декорында табигый фактураларны, бай төсмерләрне һәм бизәнү әйберләренең һәм детальләрнең күплеген югары бәяли. 

Белгечләр фикеренчә, Яңа ел төнендә еланга хас төсләргә игътибар бирергә кирәк. Болай эшләгәндә, сезгә ел дәвамында уңыш елмаер. Мисалга, яшел, зәйтүн, хаки яки зөбәрҗәт төсендәге әйберләргә өстенлек бирегез. Бу төсләр үзара яраклаша ала.  
Шулай ук ел символы кызыл, алтын, кызгылт-сары, көрән төсләргә дә “каршы” булмаячак. 

Агач еланга сезнең өстәге әйберләрнең табигый тукымадан тегелүе мөһим. Мәсәлән, мамык, җитен яки йон.
Неон төсмерләрендәге әйберләрдән, шулай ук синтетик киемнәрдән баш тартыгыз. Табигый елан тиресеннән ясалган аксессуарларны, мәсәлән, каешлар яки сумкалар да кулланырга киңәш ителми. 

Стилистлар ефәк яки бәрхеттән тегелгән кичке күлмәк; юка бретелькалардагы топ һәм урта озынлыктагы итәк;киң чалбарлы иркен комбинезон; гадәти булмаган детальләр белән бизәлгән чалбарлы костюм яки тулысынча пайеткалар белән чигелгән костюм сайларга киңәш итә. 
Йолдызнама буенча караганда, түбәндәгечә киенергә мөмкин. 

Кучкар һәм Укчыларга ал, кызгылт сары һәм ут төсендәге кыю кием сайларга кирәк. Эре бизәнү әйберләренә, күзгә ташланып торган макияж һәм маникюрдан баш тартмагыз. Ачык төсләр бу билгеләрнең вәкилләрен энергия белән туендыра.

Үгезбозауларга һәм Кызларга астрологлар үлән, зәйтүн төсләрен һәм коңгырт төсләрнең “сөтле” шоколадтан алып “каты” кофе төсенә кадәр бөтен палитрасын сайларга киңәш итә. Бу төсмерләр гармония, баланс өчен җавап бирә. 

Яңа елда Кыслаларга һәм үлчәүләргә фисташка яки көрән төсмерле киемнәргә һәм зур булмаган нәфис аксессуарларга өстенлек бирергә кирәк. Мондый төсләр гаммасы яңа елда тынычлык һәм гармонияне җәлеп итәчәк.

Арысланнар һәм Игезәкләр, шәраб һәм алтынның затлы төсмерләренә тукталыгыз. Йолдызлар сезне Яңа елның беренче айларында ук истә калдырачак һәм финанс яктан бүләкләячәк. 

Чаяннар һәм Сукоярлар кызыклы детальләр белән куе зәңгәр-яшел төсмерле кием сайлый ала. Мәсәлән, гадәти булмаган принтлы яки үтә күренмәле элементлы күлмәкләр. Мондый алым яңа 2025 елда бәхет һәм уңыш гарантияли.
Кәҗәмөгез һәм Балыкларга, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә баланс алу өчен, йолдызлар ак төстәге киемнәр сайларга тәкъдим итә. 

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading