Шәһри Казан

Бомж ярдәм сораган табибны көчләгән

Саратовта полиция хезмәткәрләре табибны көчләгән бомжны кулга алганнар. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итте.

16 сентябрь кичендә 24 яшьлек табиб кыз чакыру буенча авыру янына ашыккан. Кирәкле адресны таба алмый аптыраган табиб таныш булмаган ир-аттан ярдәм сорарга булган. Ир кеше исә, кирәкле адреска кадәр озатырга сүз биргән.

Реклама

Кешеләр йөрми торган урынга барып чыккач ир кызны көчләгән. Ул 1964 елгы бомж булып чыккан. Зыян күргән кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: