Шәһри Казан

Быел Әлмәттә туган 100нче баланың әти-әнисенә сюрприз ясаганнар

Әлмәт ЗАГСында 100 нче бала тууын теркәгәннәр, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

Иске Яңа ел алдыннан Рамилә белән Радик Гарәфетдиновлар гаиләсендә икенче бала булып Раил дөньяга аваз салган. Абыйсы Разилга яз көне 2 яшь тула икән. Балага туу турында таныклык алырга дип ЗАГСка барган әти сабыйның йөзенче булуын белгәч бик шатланган. Аны тәбрикләп, баланың туу турында таныклыгын тантаналы шартларда тапшырганнар.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: