Бу минем өчен иң зур оят, ди артист.
Танылган юмор остасы Данир Сабиров социаль челтәрдә язылучылары белән аралашканда, "Сезнең иң оятсыз гамәлегез нинди булды?", дип сораганнар.
Данир исә : "Беренче курста укыганда, сәүдә үзәгеннән колбаса урладык. Акча юк иде. Безне тоттылар. Бу беренче һәм соңгы тапкыр булды", - дип җавап биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар