Өлкән сыйныф укучыларына сайлау хокукы бирергә: бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) яисә төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча имтиханнар тапшырырга тәкъдим итәләр.
Канун проекты инициаторлары фикеренчә, БДИдан яшүсмерләрнең какшый. Моннан тыш, авторлар россиялеләрнең бердәм дәүләт имтиханы вакытында тынычландыра торган препаратларга һәм глицинга чыгымнары 470 миллион сумнан артык булуын әйтә. Шулай ук алар фикеренчә, БДИга әзерләнү өчен ата-аналар репетитор ялларга мәҗбүр, ә аларның хезмәтләре өчен түләргә бөтенесенең дә кесәсе калын түгел.
Авторлар бәяләвенчә, закон кабул итү югары уку йортларында укучыларны "БДИ нәтиҗәләре нигезендә түгел, ә аларның белемнәреннән чыгып кабул итүгә китерәчәк". Һәм ул студент булырлык кандидатларны сыйфатлырак сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
БДИсыз кердек инде, танышлык, акча... э БДИ ул куплэргэ югары белем алырга момкинлек булды
0
0