Танылган скрипкачы Динә Закирова кыска вакыт эчендә генә якын кешеләрен югалткан. Бу хакта артист социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.
“Аерылышу авыр бит ... Бер берсе артыннан иң иң якыннарыбыз китте. Яраткан әбиебез Рузалия, сөекле абыебыз Ильдар . Бик юксынырбыз үзегезне. Бу кайгылы вакытыбызда янәшәбездә булган дусларга туганнарга бөтен гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм!”, - дип язган Динә.
Без дә Динә Закированың тирән кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлыклар телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар