16+

Фаҗигале туган көн: иренең сөяркәсен пычак белән кадап үтергән

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачкан.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачкан.

Бу турыда ведомствога сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Җинаять турында 31 октябрьдә хокук саклаучыларга хәбәр итәләр. Шәһәрнең Уфа урамындагы күп катлы йорт фатирында 28 яшьлек хатын мәете табыла.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, мәрхүмә хатын биредәге бер фатирга кунакка килә. Алар 36 яшьлек хуҗабикә хатынның туган көнен бәйрәм итә. Бәйрәмдә 36 яшьлек хатын ире белән талаша һәм өйдән чыгып китә. Ул өйгә иртән генә кайта һәм иренең 28 яшьлек хатын белән бергә булуын күрә.

Хатын-кызлар талаша башлый. Җинаятьтә шикләнелүче хатын көндәшен аш бүлмәсенә сөйрәп алып чыга. Алар биредә дә талаша. 36 яшьлек хатын пычак ала һәм танышының йөрәгенә кадый.

Яраланган хатын фатирдан чыгып йөгерә, ләкин баскыч алдында егыла һәм вафат була. Ир белән хатынга туган көн бәйрәм итәргә килгән кунакларның берсе табиблар һәм полиция чакыра.

Ирен сөяркә белән тоткан хатын качмый, ул хокук саклаучыларны көтеп тора һәм барысын да үзе сөйләп бирә.

Хәзер бу хатынны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара. 

Чыганак: "Интертат"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading