16+

Фермерлар Россиядә бәрәңгенең кыйммәтләнүе турында кисәтә

Казанда бәрәңге күпме тора ул?

Казанда бәрәңге күпме тора ул?

Бәрәңгенең бәясе 2020 елда уңыш әйбәт булмаганлыктан 20% ка арткан һәм тагын да үсәргә мөмкин, дип яза «Московский Комсомолец».

Басма мәгълүматлары буенча, фермерлар урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча уңышның җитәрлек дәрәҗәдә җыелмавын көтә.

Билгеләп үтелгәнчә, моның сәбәбе Себердә, Уралда, Алтайда һәм Ставрополь краенда корылык булган, шулай ук җәй көне Мәскәү астында, Чувашия һәм Костромада су басулар килеп чыккан.

Моннан тыш, бәяләрдә шулай ук коронавирус пандемиясе, соңлап чәчү һәм кыргый кабаннар чагылыш тапкан, басма язганча, алар Мәскәү өлкәсенең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарында чәчүлекләрне күпләп юкка чыгарганнар.

Хәзерге вакытта 1 кг бәрәңге бәясе узган ел белән чагыштырганда 4 сумга, ә кайбер төбәкләрдә 10 сумга арткан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading