16+

Февральдән һәр балага 20шәр мең сум акча биреләчәк

09 января 2022, 14:55
11199
0
2
Уку өчен 2 минут

Акчаны балалары туган бөтен гаилә дә ала.

Акчаны балалары туган бөтен гаилә дә ала.

Февральдән һәр яңа туган балага 20шәр мең сум акча бирергә җыеналар. 19 981 сум күләмендәге акча  гаиләнең кеременә бәйле түгел. Хатын-кызлар бала тапканчы эшләгән булса, ул түләүләрне алу өчен эш бирүчегә мөрәҗәгать итә. Рәсми рәвештә эшләмәүчеләр акча алу өчен социаль яклау бүлегенә барырга тиеш.  Тагын бер мөһим факт: төбәктә район коэффициентлары гамәлдә булса, түләү күләме тагын да артырга мөмкин. Төбәк хакимиятләре бу акчага җирле дәрәҗәдә өстәмә акча бирә ала.

Әйтик, Мәскәү хакимияте бу нисбәттән бигрәк тә юмарт. Дөрес, анда хатын-кызларның яшьләре дә исәпкә алына. Мәсәлән, хатын-кызлар беренче балаларын 35 яшькә кадәр тапсалар, аларга 93 570 сум күләмендә "премия" бирелә. Икенче бала өчен - 130 998 сум, ә өченче һәм аннан да күбрәк бала өчен 187 140 сум акча биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading