Шәһри Казан

Футболчылар Кокорин белән Мамаев китереп чыгарган җәнҗал зурга китте

“Зенит” командасы һөҗүмчесе Александр Кокорин белән “Краснодар” ярымсакчысы Павел Мамаев җәнҗал үзәгендә. Иртән клубтан чыккан ике футболчы әүвәл бер машинага типкәли башлаган һәм аларга кисәтү ясаган ир-атны кыйнаган.

Кыйналган ир-ат хәзер реанимациядә. Шуннан соң футболчылар кафега юл тота һәм аларның тавышлануына кафе хезмәткәрләре кисәтү ясый, әмма бу гына айнып бетмәгән спортчыларны туктатмый. Шуннан соң аларга кофейняның даими клиенты да кисәтү ясый, бу Кокорин белән Мамаевка ошамый, алар аңа урындыклар ташлыйлар һәм кыйныйлар. Кыйналуы ир-ат – Сәнәгать сәүдәсе министрлыгы хезмәткәре.

Реклама

Мәскәү шәһәренең ЭЭМ Дәүләт идарәсе хәбәренчә, әлеге хәл уңаенан җинаять эше кузгатылган. Россия футбол союзы әлеге уенчыларның җыелма командада булмавы турында ассызыклый. Спортчылар белән булган килешүдә режим бозу һәм футболның абруен төшерүгә каршы бик катгый санкцияләр каралган.

Күңелсез хәл Кремль игътибарынна да читтә калмаган. Дмитрий Песков әлеге хәлне ачыклауда хокук саклау хезмәкәрләренә берни дә авырлыклар китереп чыкмаска тиеш дип белдергән. Россия Федерациясе чит ил эшләре министрлыгының вәкаләтле вәкиле Мария Захарва исә: ни өчен чиновниклар элегрәк футболчыларның башына урындык белән бирмәгән, дигән. “Пенальтины кертмәдең – башыңа урындык белән алдың”.

Фото: sports.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 9 октябрь 2018 - 17:01
    Без имени
    Хватить уже. Надо наказывать.Весь мир смеються над нами.