Шәһри Казан

Галимовлар мунчада яшәргә мәҗбүр

«Ярдәм» хәйрия фонды янгында йортсыз калган Галимовлар гаиләсенә ярдәм итәргә алынган.

Илшат Галимовның 2 июньдә Киров районындагы Большая Крыловка урамындагы шәхси йорты янып көл булган иде. Шуннан бирле зыян күрүчеләр мунчада яшәргә мәҗбүр булдылар. Галимовларга ярдәм йөзеннән хәйрия фонды «Янгында зыян күрүчегә ярдәм ит» акциясе оештырды. Яңа йорт салу өчен тагын 600 мең сумлап акча җитеп бетми. Галимовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр 8 960 048 07 78 номеры аша шалтырата ала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: