Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимовлар гаиләсендә сөенеч: дүртенче балаларын көтәләр. Котлыйбыз!
Бу хакта Гүзәл үзенең инстаграмындагы сәхифәсендә хәбәр итте.
"Бик күпләре: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» - дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифратта.⠀
Гомумән, мин һәрвакыт: "Безнең өч бала булса иде",- дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз? Көтәбез сине, балам??⠀
⠀
Сәламәтлек телим барыгызга да! Исән-сау булыйк ?", дип язган ул әлеге куанычлы постында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар