Шәһри Казан

Илсөя Бәдретдинованы бизнесменнар "талаган"

Илсөя Бәдретдинованың әтисе бакыйлыкка күчкәнгә бер ел булган. Җырчы туган ягына кайтып, туганнары белән аш уздырган.  Илсөя, Илсөя инде ул, кычкырып елыйсы килгән вакытларында да бик сирәк кешеләргә генә хас булганча, елмая белә, елмайта белә. 

Аш уздырып йөргәндә дә үзенчә бер кызык чыгармый калмаган бит тагын. Бу хакта ул инстаграмда язган. 

– Бизнесменнар 10 сумсыз селкенми дә...Авылда... Уртанчы апайда кунакта... Әтинең еллыгын уздырып җибәрдек. Тормыш гөрли монда. Мал туар,бала чага. Табын бер дә җыелып та, тынып та тормый.

Реклама

Балаларны җыйдым да, үземчә тәртип ясыйм имеш! Мин әйтәм болай... хәзер эшләп ашыйбыз. Кем чүпне түгә шуңа – 10 сум. Кем савытлар юа аңа да 10 сум.
Беренче көнне бик рәхәт үтте үзе: чүп түгелгән, савытлар юылган. Менә икенче көннән бу бизнесменнар кызып китте бит. Бер кыяр әрчеп чүбен пакетка салалар да трактор арбасына чыгарып керәләр. Чүп тә калмады, пакет та калмады, бәрәләр генә 10 сум да 10 сум!😂

Хәзер чәй эчәргә утырам да яныма тезелешеп килеп басалар. Минем чашкамны өстәлгә куйганны көтеп кенә торалар... Чәемне дә эчеп бетерә алмыйм. Юалар, 10 тәңкә бит ул!😂 Ситуация контрольдән чыкты ...😂😂😂, – дигән ул. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: