Шәһри Казан

Казанда балалар технопаркы ачыла

5-16 яшьлекләр өчен фәнни-күңел ачу үзәге ноябрь аенда "Казан-Арена" стадионында ачылачак.

2 мең квадрат метрлы мәйданчыкта берничә укыту-өйрәтү блогы эшләр дип көтелә. Теләүчеләр космонавтика һәм авиациягә, эшче һөнәрләренә, кулланма-гамәли сәнгатькә, янгын, юл куркынычсызлыгына өйрәнә ала. Шунда ук автомат җыярга һәм сүтәргә, граната ыргытырга өйрәтәчәкләр. Фәнни-күңел ачу үзәге өчен бөтен җиһазлар Татарстанда эшләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк мондый үзәк әлегә беркайда да юк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: