Шәһри Казан

Казанда сугышчы-элемтәчеләргә һәйкәл ачылды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Радио көне уңаеннан, Казанда "Таттелеком" ААҖе каршында, сугышчы-элемтәчегә һәйкәл ачылды. Тантанага Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова һәм башка җитәкчеләр килгән иде.

- Элемтәдән башка без бу Җиңүне яулый алмаган булыр идек. Элемтәче ул бит әле армия почтасын ташучы, фронттан тылдагыларга хәбәр җиткерүче һәм, кызганычка, һәлак булу турында хәбәрләр ирештерүче дә... Хәзерге элемтә 70 ел электәге кебек булмаса да, асылы үзгәрми. Элемтәдән башка үсеш юк, мәгълүмат алу, дәүләт, коллективлар, тармаклар белән идарә итү дә мөмкин түгел, - диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында.

Реклама

"Таттелеком" ААҖ җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин әйтүенчә, әлеге һәйкәлнең прообразы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.Сүз уңаеннан, сугышта элемтәче булган Советлар Союзы Герое исемен алган Борис аганы тормыш иптәше белән әле шушы көннәрдә генә Мәскәүгә озаттык. Ул Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак Җиңү парадында катнашу өчен чакырылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: